«Китапханә белән дуслыгым миңа шатлык китерә» иҗади бәйгесе 20 майга кадәр озынайтыла

Хөрмәтле укучылар!

Илдә килеп чыккан эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә,  8 нче санлы балалар китапханәсе «Китапханә белән дуслыгым миңа шатлык китерә» иҗади бәйгесенә эшләр кабул итүне 20 майга кадәр озынайта.

2020 елның 21 маеннан 24 маена кадәр – нәтиҗәләр ясау.
25-26 май – дипломнар җибәрү.

Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән библиотека-челны.рф сайтында яки 8 нче санлы балалар китапханәсенең ВКонтактедагы https://vk.com/club64095178 төркемендә танышырга мөмкин. 
Белешмәләр өчен телефон: 89178764540.

Поделиться: